Җәй дәвамында экологик акцияләр вакытында шәһәр күлләре һәм елгаларының төбеннән һәм ярларыннан 100 кубометрдан артык чүп-чар җыелды.
Фото: Рус география җәмгыяте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Алинә Бережная). Җәйге чорда экологик акцияләр вакытында Рус география җәмгыяте дайверлары Казан сулыклары төбеннән 20 кубометрдан артык чүп-чар җыйдылар, тулаем алганда, төбеннән һәм яр буе линиясеннән – 108 кубометр. Майдан сентябрьгә кадәр Тирән, Урман, Комсомол, Зөбәрҗәт күлләре, Казансу елгасы чистартылды. Даими экологик акцияләргә карамастан, яр буйлары һәм сулыклар үзләре бик тиз чүпләнә. Су төбендә ниләр яшеренгән, балыклар ни белән туклана, Казанда иң каты пычранган сулык кайсы? Бу хакта KZN.RU порталы укучыларына Рус география җәмгыяте дайверы Светлана Родченко сөйләде.
Рус география җәмгыяте дайверлары кайчаннан бирле сулыкларны чистарту буенча экологик акцияләрдә катнашалар? Ни өчен сез бу акциягә кушылдыгыз?
С. Е.: 2011 елда дайверлар сулыкларны чүп-чардан чистарту буенча экологик акцияләргә кушылды. 10 ел бер мизгел кебек үтеп китте.
Су асты дөньясы уникаль – бу әйтерсең, үз халкы, флорасы белән параллель чынбарлык. Еш кына картиналарда елгаларның, күлләрнең үтә күренмәле суын, матур балыкларны, үсемлекләрнең төрлелеген күрергә була,тик чынлыкта исә, киресенчә. Менә хәзер без сезнең белән Черек күл буенда утырабыз, аралашабыз һәм сулыкның өслеге дә шундый чиста, шома, әмма аның төбе тулык сюрпризлар.
Мин беренче тапкыр экологик акциядә катнашып, төпкә төшкәч, шок хәлендә калдым. Юк, мин анда чүп-чар барлыгын белә идем, тик бу күләмдә түгел дип. Һәм менә, әлеге ямьсез күренешне күреп, яшен тизлеге белән кире менү теләге туа, чөнки куркыныч, ә алга таба нәрсә булачак…
Һәм Казан сулыклары төбендә нәрсәләр яшеренеп ята соң?
С. Е.: Анда нәрсә генә юк ... иң киң таралганы – ПЭТ-шешәләр, дымлы салфеткалар, пластик, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба да, пыяла таралар да очрый. Боларның берсе дә таркалмый, еллар буе төптә ятарга мөмкин. Үткен пластмас чәнечкегә кеше басып аягын яраларга мөмкин, ләкин ул яраны эшкәртә һәм пластырь белән ябыштырып куя ала, ә бит суда балык, кыслалар һәм башка фауна вәкилләре яши, алар ашау белән бергә чүп тә йоталар. Еш кына төбтән күтәрелгән шешәләр ком белән тутырылган һәм капкач белән ябылган, һәм моны кешеләр эшли, өстәвенә, аңлап.
Мин әле кызыклы закончалыкны да күрдем. Еш кына судан люкс брендлы буш шешәләр табам һәм менә бу миңа аңлашылмый: кеше сәламәт яшәү рәвешен сайлый, сәламәтлегендә экономияләми, яхшы су эчә, ә үзе табигатьне пычрата. Парадокс.
Нинди иң гадәти булмаган табылдыкка тап булдыгыз?
С. Е.: Harley-Davidson мотоциклы, КАМАЗ покрышкалары, кальян колбасы, металл катушка, чана, винил пластинкасы.
Казанда кайсы сулык иң пычрагы?
С. Е.: Урман күле. Без анда ике тапкыр ай ярым аерма белән акция уздырдык һәм сулык чистармады. Бу җәй эчендә без бу сулык төбеннән чүп-чарны узган елгыга караганда өч тапкыр күбрәк җыйдык.
Тирән күл дә аннан калышмый. Чүп-чар катламлап ята,чокырларда хәтта төбен дә табып булмый. Өстәвенә, бу проблема елдан-ел кабатлана, хәл начарлана.
Ә пляжларга килгәндә. Алар белән эшләр ничек тора?
С. Е.: Су коену сезоны башланыр алдыннан без төп территориясен мөмкин кадәр чистартабыз. Анда да проблемалар аз түгел, биш баллы шкала буенча чисталыкны өчле балл, тик минус белән бәяләргә мөмкин.
Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә хәл яхшырак. Җирле халык ял итү урыннарына аңлы рәвештә карый, пляжның яр буе линиясе янында чүп-чар юк диярлек, әмма урман-парк зонасына керәсең икән анда шешәләр, пакетлар күп. Һәм бу кәефне төшерә. Кешеләр табигатькә азык-төлек пакетлары белән килә, ни өчен, ял иткәнн соң, алар шул ук пакетларга чүп-чарларын салып, аны контейнерларга ташлый алмый?
Җәй буена су төбеннән күпме чүп-чар җыйдыгыз?
С. Е.: Без якынча статистиканы алып барабыз, төбеннән күтәрелгән бөтен тараны бушатабыз һәм изәбез. Бу ел эчендә сулыклар төбеннән без 20 кубометр чүп-чар күтәргәнбез – бу бер зур КамАЗ. Экологик акцияләр вакытында барлыгы 108 куб чамасы чүп-чар җыелды.
Чүп җыю процессы үзе бер сәгать тирәсе бара ,бу вакыт эчендә тәҗрибәле дайвер төптән шыплап тутырылган 3-4 капчык чүп күтәрә. Өстәвенә, капчыкка сыймый торган зур чүпләрне дә күтәрәбез. Әмма еллар буе тупланган чүп-чарны җыеп бетереп булмый. Күп кенә предметларны кул белән казып алырга туры килә, алар шул кадәр төпкә ябышып кергәннәр.
Сез беренче ел гына дайвер булып эшләмисез, бездә яшәүчеләр чүпләмәскә өйрәндеме? Яки табигатьтә атылган чүп-чарның саны ел саен артамы?
С. Е.: Пычрану проблемасы күптән бар. 1994 елда мин мәктәпне тәмамладым, ул чакта бездә экологик тәрбия дәресләре бар иде. Бүген Казан актив рәвештә үсә, безгә башка шәһәрләрдән кешеләр даими яшәр өчен күченә, димәк, халык саны арта. Кызганычка каршы, табигатькә сакчыл карарга кирәк дип санамый, шуңа күрә чүп-чар кимеми.
Экологик тәрбия балачактан ук булырга тиеш. Ата-аналар үз үрнәкләрендә чүпләмәскә ярамаганлыгын күрсәтергә тиеш. Тик, әгәр ата кеше баласы каршында тәмәке төпчеген җиргә ташлый икән, нинди тәрбия турында сүз барырга мөмкин.
Акцияләр үткәрү чорында водолазлар арасында бурычлар ничек бүленә? Бер чарада күпме дайвер катнаша?
С. Е.: 5-тән 15-кә кадәр дайвер. Без яр буеннан чистарта башлыйбыз һәм акрынлап тирәнгә керәбез. Бөтен сулыкны әйләнеп чыгарга тырышабыз. Без территорияне шартлы рәвештә бүләбез. Су астында мин компас белән эш итәм, әгәр минем квадрат белән янәшә чүп-чар күрсәм, аны, һичшиксез, алам. Без бит барыбыз да бер максат – Казанны чистарак итү белән бәйле.
Төпкә парлап чумабыз. Кулдаш – ул икенче күз, ярдәм һәм таяныч. Әгәр чумганда берәр хәл булса, кулдаш ярдәмгә килә. Без су астында килешү буенча гына аерыла алабыз, әйтик, кемнеңдер чүп-чар капчыгы тизрәк тулса.
Экологик акцияләрдә дайверның эше гадәти чумудан аерылып торамы?
В. В.: Чуму максатлары белән генә булса инде. Экологик акцияләрдә без чүп-чар җыябыз, ә гадәти су астына төшкәндә – сулыкны, аның флорасын һәм фаунасын тикшерәбез. Гомумән, су төбендә бөтен хис-тойгылар тупаслана, күрү генә бар. Һәр су астына төшү уникаль, хәтта таныш маршрутта да ниндидер яңалык табарга була. Төп буйлап барасың, ә каршыңа балык йөзеп килә, аптырап карый, күзәтә. Күптән түгел Зөбәрҗәт күлендә мин кысла белән таныштым. Ул төп буенча үрмәли иде, озак кына мине күзәтеп торды, аның кыскычында ак таш бар иде, мин аңа кулымны суздым, ә ул әкрен генә ташын яшерә башлады. «Ярый, син үз дөньяңда, алга таба бар», – дип уйладым һәм йөзеп киттем.
Материалда Рус география җәмгыяте һәм Светлана Родченко фотолары кулланылды