В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәй ахырына кадәр урам кинотеатрлары Алафузов фабрикасында, сәүдә үзәгенең түбәсендә, торак комплексларда һәм Кабан күле яр буенда урнашачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Урам кинотеатрлары Алафузов фабрикасында, Казанның бер сәүдә үзәгенең түбәсендә, торак комплексларда һәм Кабан күле яр буенда урнашачак. Алафузов фабрикасында билетлар буенча керәчәкләр, калган локацияләрдә керү ирекле. Кино күрсәтү төрле тематик чаралар белән бергә алып барылачак, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте.
Беренче кино күрсәтү 27 нче июльгә планлаштырылган. Алафузов фабрикасында казанлылар режиссер Тайлер Нилсон һәм Майкл Шварцның «Арахисовый сок» картинасын карый алачак. Чара 20:30 сәгатьтә башлана.
Сеансларның тулырак җәдвәлен сайтта күрергә мөмкин. Күпчелек очрашуларга репертуар әле сайлап кына алына. «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татаркино» берләшмәсендә дә анонслар һәм актуаль җәдвәлне табарга мөмкин. Киносеанслар җәдвәле һава торышы аркасында үзгәрергә мөмкин.