Үз тәкъдимнәрен Казан халкы да кертә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Алинә Бережная). Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә төзәтмәләр кертеләчәк. Үз тәкъдимнәрен Казан халкы да кертә ала. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казанның Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләде.
Спикер искәрткәнчә, быел Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул итүгә 3 ел тула. 2018 ел нәтиҗәләре буенча ТР башкаласының максатчан хәле индикаторларының кайбер факттагы күрсәткечләре план күрсәткечләреннән алда бара, шуңа бәйле рәвештә документ төзәтмәләр кертүгә мохтаҗ.
Аерым алганда, стратегияне гамәлгә ашыру чорында 2018 ел нәтиҗәләре буенча җан башына тулаем территориаль продукт 615,6 мең сум (план буенча 584,1 мең сум булырга тиеш булган) тәшкил иткән. Казанлыларның гомер озынлыгы да арткан, бүген бу күрсәткеч 75,5 яшькә җитә, план буенча 74,15 яшь булган. Шул ук вакытта даими рәвештә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше 2018 ел нәтиҗәләре буенча 45% тәшкил итте, план буенча - 42%. Ә этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяләүче халык өлеше план буенча 67% һәм 70% булган очракта 92,9% һәм 80,9% тәшкил иткән, дип сөйләде А.Вәлиәхмәтов.
«Бу индикаторлар – безнең эш күрсәткечләре, шуңа күрә структура бүлекчәләре җитәкчеләреннән эшкә кушылуларын һәм безнең белән бергә Стратегия индикаторларының күрсәткечләрен үзгәртү зарурлыгына анализ ясауларын сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренә А.Вәлиәхмәтов.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин ТР башкаласының динамик рәвештә үсүен, бу күрсәткечләрнең өч юнәлеш буенча артуын раславын билгеләп үтте. «Гомумән алганда, без яхшы динамиканы күрәбез, әмма эшлисе эшләр күп әле. Вакыт-вакыт «сәгатьләрне чагыштырып» алырга кирәк. Өч параметрны билгеләп үтәсем килә - көтелгән тормыш дәвамлылыгы, тулаем территориаль продукт үсеше һәм спорт белән шөгыльләнүче шәһәрлеләр өлеше артуы. Без бу индикаторларга гына ирешеп калмыйча, планны арттырып үтәвебез өчен сөенә алабыз. Бу индикаторлар Казанның үсеше турында сөйлиләр», - диде Д.Калинкин.
Казан стратегиясе республика-2030 стратегиясенә илкүләм проектларны һәм өстәмәләрне исәпкә алып та төзәтмәләр кертәчәк, диде А.Вәлиәхмәтов. «Республиканың өстенлекле юнәлешләрендә эшләгәндә, Казан федераль өстенлекләрне гамәлгә ашыруга өлеш кертергә тиеш. Илкүләм проектлар белән синхронлаштыру кысаларында стратегиянең өч стратегик өстенлеге аныкланырга һәм яңа бурычлар һәм гамәлләр юнәлешләре белән тулыландырылырга тиеш», - диде икътисадый үсеш комитеты рәисе.
Әйтик, документта 2030 елга көтелгән гомер озынлыгы күрсәткече – 80 яшькә кадәр (хәзер 76 яшь), шулай ук даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше 63%-ка кадәр (хәзер 50%) арта. «Мәктәпләрдә белем алучы балаларның гомуми санында дәүләтнеке булмаган мәктәпләрдәге балалар саны» күрсәткеченә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу күрсәткеч 2018 ел нәтиҗәләре буенча план күрсәткечләреннән артып китә, дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов.
Документка яңа бүлекләр дә кертеләчәк. Аерым алганда, электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр саны артуга төзәтмәләр кертелә. Аерым бүлеккә үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыруның уңай шартларын һәм әлеге категория эшкуарларга ярдәм чараларын тәэмин итү буенча чаралар кертеләчәк. Шулай ук пенсия реформасы өлешендә федераль законнардагы үзгәрешләр пенсия яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итү һәм аларны яңадан әзерләү мәсьәләләрен хәл итү бүлегендә дә чагылыш табачак.
Стратегияне төзәтүдә казанлылар да катнаша ала, моның өчен сайтта «Графиклар һәм планнар» бүлегендә «Стратегия-2030-га төзәтмәләр кертү» рубрикасында үз тәкъдимнәрен калдырырга кирәк. Моннан тыш, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне электрон почта адресына да җибәрергә мөмкин: kzn.2030@ tatar.ru. «Халык, креатив яшьләр, бизнес һәм сәнәгать, фәнни берләшмә, ягъни төрле тармак вәкилләренең монда катнашулары мөһим», - диде А.Вәлиәхмәтов.
Шулай ук Казанда шәһәр төзелеше, икътисад, кече һәм урта эшмәкәрлек, социаль өлкә, транспорт инфраструктурасы тармаклары вәкилләре белән экспертлар очрашулары узачак. Аларның тәкъдимнәре документка төзәтмәләр кертү барышында игътибарга алыначак.
Денис Калинкин икътисадны цифрлаштыру буенча бурычларны, аерым алганда, проект офисын аерым билгеләп үтте, аны шәһәр халкы өчен зур һәм кирәкле проект дип атады. «Күпчелек хезмәтләр электрон формада эшләнә, үз вакытында без бу эшне Россиядә беренчеләрдән булып башлаган идек, хәзер бу юл белән башка шәһәрләр дә бара. Илкүләм проектлар безнең алда яңа бурычлар куйды, барыгыздан да анализлавыгызны һәм стратегиягә тиешле төзәтмәләр кертүегезне сорыйм», - дип йомгак ясады Д.Калинкин.