Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 12:38

Фильм күрсәтү, костюмнар күргәзмәсе, хор һәм концертлар: Казан Халыклар бердәмлеге көнен ничек билгеләп үтәчәк?

Чаралар мәдәният йортларында, китапханәләрдә, ИТ-паркта, спорт мәктәпләрендә һәм яшүсмерләр үзәкләрендә узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы октябрь, Камилә Вильданова). 1-10 нчы ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары башланачак. Шәһәр халкы өчен рәсемнәр һәм костюмнар күргәзмәләре, фильмнар һәм әкиятләр күрсәтүләр, концертлар, спорт һәм интеллектуаль турнирлар әзерләнгән. Чаралар мәдәният йортларында, китапханәләрдә, ИТ-паркта, яшүсмерләр үзәкләрендә һәм башка мәйданчыкларда узачак. Аппарат киңәшмәсендә булачак вакыйгалар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җиткерде.

Бәйрәм чаралары сериясе 1 нче ноябрьдә «Әкият» курчак театрында «Без бергә – без көч» концертыннан башлана. Тамашачылар алдында «Оперение» студиясе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясаячак. Шулай ук концерт «Нагорный» мәдәният йортында узачак, анда «Бердәмлектә көч!» программасын күрсәтәчәкләр. «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе олимпия резервы спорт мәктәбендә «Дуслык хороводы» акциясен оештыралар, ә су полосы буенча спорт мәктәбендә «Тарих битләрен ачып» әңгәмәләр һәм «Халык бердәмлегендә – Россия көче», «Халык бердәмлеге көне: бу дата артында нәрсә тора?» дигән виртуаль диспутлар планлаштырылган.

2 нче ноябрьдә югары уку йортлары студентлары шәһәрнең интеллектуаль уеннар фестивалендә көрәшәчәк. Ул ИТ-паркта узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Чәршәмбе, 3 нче ноябрьдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә тематик секцияләр белән эшлекле программа эшли башлаячак. Катнашучыларны түгәрәк өстәлләр, семинарлар, бүләкләү тантанасы, «Зур этнографик диктант» акциясе, шулай ук ТРда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тәмамлануга багышланган концерт көтә. Шул ук көнне казанлыларны «Юность» мәдәният йортында узачак халык костюмнары күргәзмәсенә, шулай ук тимер юлчылар мәдәният йортында һәм «Отары» мәдәният йортында узачак концертларга чакыралар.

4 нче ноябрьдә үзешчән иҗат коллективлары «Кадышево» мәдәният йортында «Халык җаны» беренче шәһәр фестивалендә чыгыш ясаячак. Шул ук көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Сказка ложь, да в ней намек» театральләштерелгән тамашасын күрсәтәчәкләр. Спорт сөючеләр өчен чара «Олимпиец» спорт комплексында узачак. Биредә малайлар грек-рим көрәше буенча беренчелектә ярышачаклар. Моннан тыш, шәһәр китапханәләре казанлыларны Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күргәзмәләргә чакыра. Үз программаларын музей комплекслары да әзерләгән – Василий Аксеновның музей-йортында 15:00 сәгатьтә край тарихы турында «Глубь» документаль фильмы күрсәтеләчәк.

Чаралар сериясе тематик концертлар белән тәмамланачак: 7 нче ноябрьдә ул –«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, ә 9 нчы ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак.

Моннан тыш, 1 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр казанлылар рәсем сәнгате студиясе тәрбияләнүчеләренең рәсем күргәзмәсен һәм оригамины күрә алачак. Экспозиция Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә эшләячәк. 1 нче ноябрьдән 10 нчы ноябрьгә кадәр шәһәр халкының «Залесный» үзәгендә «Идел буе халыклары курчаклары» күргәзмәсен карау мөмкинлеге булачак – аны декоратив-кулланма сәнгатьнең иҗади остаханәсе катнашучылары әзерләгән.

«Татарстан башкаласында 115 милләт вәкилләре яши, 39 милли-мәдәни берләшмә эшли. Алар барысы да ел дәвамында актив эш алып баралар», – диде Гүзәл Сәгыйтова. Халыклар бердәмлеге көне – ул кешеләрне төп тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерүче бәйрәм, дип өстәде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.10.2023
Видеорепортаж
30.10.2023 11:15
3 нче ноябрьдә «Казан Экспо»да Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәчәкләр
Барлык яңалыклар