Үзгәрешләр техник сәбәпләр буенча кертелә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). 23 нче октябрьдән Казаннан Борындык һәм Елховога шәһәр яны поездлары яңа расписание буенча йөриячәк. Үзгәрешләр техник сәбәпләр белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Содружество» акционерлык җәмгыятендә.
6749 нчы Казан – Борындык поезды һәм 6751 нче Казан – Елхово электричкасы яңа график буенча «Яшел Үзән» станциясеннән «Ключи» тукталышына кадәр барачак. Гамәлдәге расписание белән аерма бердән өч минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Тулырак мәгълүматны: +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), сайтта һәм «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында белергә була.