В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул гамәлдәге җәдвәл нигезендә йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). 8-нче апрельдән 6307-нче номерлы Зөя-Казан шәһәр яны поезды янәдән хәрәкәт итә башлый. Поезд гамәлдәге җәдвәл нигезендә йөриячәк.
Казан станциясеннән китү 16.25 сәгатькә, Зөя станциясенә килү 17.40 сәгатькә планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә 6373-нче номерлы Казан-Буа поезды Казан-Зөя участогында гамәлдән чыгарыла һәм хәзерге җәдвәл нигезендә Зөя-Буа юнәлешендә хәрәкәт итәчәк.
Шулай ук 9-нчы апрельдән 6324-нче номерлы Паратск-Казан шәһәр яны поезды Зөя-Казан юнәлешендә йөриячәк. Зөя станциясеннән китү - 7.31 сәгатьтә, аннары поезд барлык тукталышларда да туктаячак. Казан станциясенә килү 8.53 сәгатькә планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, Зөя-Казан участогында 6372-нче номерлы поезд гамәлдән чыгарыла, һәм ул гамәлдәге җәдвәл нигезендә Буа-Зөя юнәлешендә хәрәкәт итәчәк.
Шәһәр яны поездларының хәрәкәт җәдвәле турындагы мәгълүматны тәүлек буе +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайтта һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.