В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы 16 – 18 февральдә уникаль музейда була алачак
Якшәмбе көнне Татарстан башкаласына «Җиңү поезды» исемле күчмә күргәзмә киләчәк. Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары Бөек Ватан сугышы турында уникаль экспозицияне 16 февральдән 18 февральгә кадәр күрә алачак.
«Без «Җиңү поезды»н беренче ел гына каршы алмыйбыз. Һәрвакыт интерактив күргәзмә популярлыкка казана. Экспозиция беркемне дә битараф калдырмый. Яшь буынга Җиңүнең нинди бәя белән яуланганын күрсәтергә, сөйләргә кирәк һәм мөһим. Бу патриотик тәрбиянең иң яхшы инструментларының берсе», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
«Җиңү поезды» хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган максималь эффектлы дөньяда беренче интерактив күргәзмә булып тора. Ун тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган. 2023 елда музей яңа вагон – Нюрнберг, Хабаровск һәм Токийск хәрби трибуналлары турында тулыландырылды, алар вакытында дөнья нацистларның явызлыклары турында белгән. 2024 елда Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән күчмә музейның интерактив версиясен эшләтеп җибәрделәр.
Казанның тимер юл вокзалындагы күргәзмәгә бару өчен, проект сайтында теркәлү узганнан соң, билет алырга кирәк. Язылу поезд килгәнче бер тәүлек алдан ачылачак. Билетны күрсәтелгән электрон почтага җибәрәләр. 12 яшьтән кечерәк балалар бары тик олылар озатуында гына уза ала.
Күчмә музейның эш вакыты – 10:00 нан 17:00 гә кадәр. Төркемнәр поездга биш минутлык интервал белән керәчәк, соңгы килүчеләрне 16:20 дә кертәчәкләр. Билгеләнгән вакыттан бераз иртәрәк килергә һәм һич тә соңга калмаска киңәш ителә.
Аудиогидларның чикләнгән санын исәпкә алып, шәһәр халкы мобиль кушымта аша мәгълүматны тыңлый алачак. Экспозицияны шулай ук онлайн режимында да күрергә мөмкин. 3D-тур белән «Җиңү поезды» сайтында танышырга мөмкин.
Проект «Невский баталист» иҗат остаханәсе командасы тарафыннан РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия тимер юллары» ААҖ һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә «Кызыл квадрат» медиатөркеме белән берлектә тормышка ашырыла.
«Җиңү поезды» күргәзмә-музее эшли башлаганнан бирле (2020 елның октябрендә) анда Россиянең һәм Беларуссиянең миллионнан артык кешесе булган.