Бу Горький тимер юлының Велетьма – Родяково аралыгында төзекләндерү эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 27-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр 6362-нче номерлы Албаба – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Горький тимер юлының Велетьма – Родяково аралыгында төзекләндерү эшләре башкару белән бәйле.
Поезд Албаба станциясеннән 06.30 сәгатьтә кузгалачак һәм Яңа Аракчино станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 08.30 сәгатьтә - 5 минутка соңрак киләчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, https://sodruzhestvoppk.ru сайтыннан, шулай ук «Пригород» кушымтасыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.