Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре 4 призлы урынга ия булдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель, Алинә Бережная). Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр-2019» республика конкурсында 4 призлы урын яуладылар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева хәбәр итте.
Конкурста барлыгы 9 номинация тәкъдим ителде, аларда бөтен Татарстаннан 200-дән артык муниципаль хезмәткәр катнашты. Казан Башкарма комитетыннан 5 номинация буенча 9 дәгъва кылучы гариза тапшырылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Казан муниципаль хезмәткәрләре 4 призлы урын яулады. «Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру ягыннан кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә Казан Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Гөлнара Мусина җиңде, «Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү» номинациясендә Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена Тощева беренче урынны алды. «Социаль үсеш» номинациясендә беренчелекне Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин яулады.
Конкурста шулай ук җирле үзидарә органнары эшен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары да катнашты. Конкурста икенче урынны Казан җирле үзидарә органнары порталы KZN.RU яулады.
Җиңүчеләрне бүләкләү 11-нче апрельдә ТР Дәүләт Советында булачак.
Людмила Андреева муниципаль хезмәткәрләрне конкурста актив катнашырга чакырды.
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин җиңүчеләрне котлады һәм конкурста катнашу үз эшеңнең нәтиҗәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. «Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм. Бу - муниципаль хезмәттә зур эш стажы булган кешеләр. Яшь коллегалар да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Бу үз эшеңне күрсәтү һәм эшчәнлегеңне читтән бәяләү өчен яхшы мөмкинлек», - дип йомгаклады Д.Калинкин.