В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар алып баручыларны һәм язучыларны, яки моны өйрәнергә теләүчеләрне эзлиләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Җәмгыять әгъзалары журналистика, блогинг һәм event-бизнес өлкәсендәге танылган кешеләрдән мастер-класслар узачак, алар теория һәм практикадан торачак. Шулай ук аларны идеяләр һәм контент-план төзергә, видео төшерү һәм инфосәбәпләр әзерләргә өйрәтәчәкләр, чаралар һәм очрашулар оештыруның нечкәлекләрен җиткерәчәкләр. Мерч һәм «Подросток» МБУ атрибутикасы күңелле бонус булачак.
Оештыручылар фикеренчә, хәзер медиа киңлектә эшли белү мөһим, чөнки контент булдыру һөнәр генә түгел, ә аралашу ысулы да булып китте. Бу эш белән блогерлар һәм журналистлардан тыш, иҗтимагый оешмалар, дәүләт институтлары һәм брендлар шөгыльләнә.
Теркәлүне сылтама буенча үтәргә мөмкин.