В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар бию, шахмат, көрәш, робототехника һәм 3D-модельләштерү белән шөгыльләнә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). “Салават күпере” микрорайонында яшүсмерләр клубы ачылачак. “Подросток” Казан яшүсмерләр клублары берләшмәсе Айрат Арсланов урамының 11-нче йортында 300,5 кв.м мәйданлы бина алды.
Киләчәктә анда 200-дән артык бала йөри ала. Күпчелек дәресләр, башка яшүсмерләр клубларындагы кебек үк, бушлай булачак. Балалар һәм яшүсмерләр биергә, шахмат, шашка уйнарга, көрәшергә өйрәнә, робототехника һәм 3D-модельләштерү серләренә төшенә алачак. Биредә үк әниләр өчен йога һәм кроссфит төркемнәре дә эшләячәк.
Бина ташламалы аренда шартларында бирелә. Клубны ачу 2018 елның 3-нче кварталына планлаштырыла, дип хәбәр итә “Подросток” МБУ.
Искәртергә кирәк, моңа кадәр “Салавт күперендә” полиция бүлеге ачылды, мәктәп төзелә башлады, транспорт мәсьәләсе хәл ителә.