Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2026, 10:00

«Тот та үзең эшлә!»: Казан яшьләре өчен көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәтү остаханәләре уздырыла

Дәресләр «Арена» яшүсмерләр клубында үткәрелә

Марат Мөгыйнов фотосы

Һөнәр – кулдагы алтын беләзек, дигән татар халык мәкален искә алып, шимбә көнне, 11 апрельдә, «Арена» яшүсмерләр клубында көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә, гади һөнәрләргә өйрәтү остаханәләре уздырыла. Дәресләр «Тот та үзең эшлә!» агарту проекты кысаларында алып барыла.

Остаханәләрдә Казан яшьләрен көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәтү бурычы куела. Яшүсмерләргә сантехника, балта осталыгы, электрика, эретеп ябыштыру нигезләре, тегү, бәйләү, чигү, шулай ук өстәл әзерләү һәм җыештыру юнәлешләре тәкъдим ителә, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.

Чарада катнашу өчен социаль челтәрләрдәге «Арена» клубы төркеме хәбәрләрендә гариза калдырырга кирәк. 8 апрель көнне 10:00 сәгатькә кадәр теркәлү мөһим.

Казанлыларны Симонов урамы, 6 йорт адресы буенча көтәләр. Остаханәләр 15:00 сәгатьтә эшли башлый.

Социаль әһәмияткә ия «Тот та үзең эшлә!» проекты Татарстан муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Дәресләр яшүсмерләргә мөстәкыйль тормышка җайлашу һәм көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне үзләштерү мөмкинлеге булып тора.

Яшүсмерләрнең үз-үзен камилләштерү өчен шартлар булдыру илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты максатларына туры килә.

Барлык яңалыклар