В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татлы бүләкне мохтаҗ гаиләләр һәм Татарстан мәдрәсәсендә укучылар алачак.
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, ассоциация «Зәкәт» хәйрия фонды һәм мәдрәсә белән инде күп еллар хезмәттәшлек итә. Узган айда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе 400 мең сумнан артык акча җыйды һәм таратты. Акча шул исәптән ислам мәгарифенә һәм фәненә ярдәм итүгә, мәчетләр төзүгә, сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен эшләүгә юнәлдерелде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фондының +7(986)902-06-06 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.