В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларны нейропсихолог, невролог һәм психиатр караячак, шулай ук йокы вакытында баш миенең активлыгын теркәү процедурасын узу мөмкинлеге булачак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Февральдә Казанның «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагы балалар бушлай медицина консультациясе алачак. Балаларны нейропсихолог, невролог һәм психиатр караячак, шулай ук йокы вакытында баш миенең активлыгын теркәү процедурасын узу мөмкинлеге булачак.
Узган елның ноябрендә 10 бала бушлай медицина тикшеренүләре узган. Консультацияләр фонд белән хезмәттәшлек итүче шәһәр клиникаларының берсендә, алдан язылу буенча үткәрелә, ул Себер тракты, 13 адресы буенча урнашкан. Проект турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча алырга була: +7(843)236-65-61. Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.