Мода күрсәтүдә 52-82 яшь аралыгындагы 40 казанлы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Алинә Бережная). «Җитлеккән матурлык подиумы» «Игелекле Казан» IV Халыкара хәйрия форумын тәмамлады, ул ике көн дәвамында Татарстан башкаласында узды. 40 казанлы, шул исәптән «Жизнелюб» шәһәр проектында катнашучылар да үзләрен чын модельләр итеп тойдылар. 50+ модельләр дефилесы кичә кич «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узды. Иң яшь катнашучы - 52 яшьлек Валерия Воронцова, иң өлкән катнашучы - 82 яшьлек Нина Быстрякова булды.
Софит утлары астында нурлы елмаюлар һәм матур йөреш белән өлкән яшьтәге модельләр подиумга чыкты – алар үз-үзләренә ышанган һәм матур иделәр. Атна дәвамында мода дөньясы профессионаллары булачак манекенчыларны гәүдә тотарга, дөрес дефиле ясарга һәм тамашачыдан курыкмаска өйрәттеләр. Гадәти fashion-күрсәтүләрдән аермалы буларак, «Җитлеккән матурлык подиумы»нда акцент кием-салымга түгел, ә 50+ модельләргә ясала. «Модельләр яшьләре һәм тышкы кыяфәтләре буенча аерыла, әмма аларның барысын да тормышка сусау һәм үз-үзләренә карата мәхәббәт берләштерә, - дип билгеләп үтте проект авторы Анастасия Лазибная. - Без катнашучылардан профессиональ модельләр ясауны максат итеп куймыйбыз, ә җәмгыятькә өлкән буын портретының бик тиз үзгәрүен күрсәтәсебез килә, һәм бүгенге әбиләр һәм бабайлар – энергияле, дәртле, актив кешеләр».
Казанда проект икенче тапкыр оештырылган. Мода күрсәтүдә катнашу өчен 80-нән артык хатын-кыз һәм ир-ат гариза биргән, әмма аларның 40-ы гына сайлап алуны узган.
Бу кичтә Казанның «Жизнелюб» проектында катнашучы Энҗе Гафурова модельләрнең берсе булды. 62 яшендә ул рәсем ясау һәм фотога төшерү күнекмәләрен үзләштергән. Аны матурлык подиумына кызы - профессиональ модель җибәргән. «Ул минем өчен мотиватор, аңа карап, мин шундый ук матур, уңышлы булырга телим, шуңа күрә конкурста катнашырга ризалаштым. Подиум буенча барам һәм үземне кызым урынында тоям», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Энҗе Гафурова.
Кемдер өчен подиумга чыгу күптәнге хыялны тормышка ашыру булды. Проектның иң яшь катнашучысы 52 яшьлек Валерия Воронцова студент чагында манекенчы булырга теләгән, тик модель агентлыгында кастингны уза алмаган һәм ул укытучы булган. «Хыял һәрвакыт тормышка ашырылырга тиеш, мондый проект барлыкка килү белән мин бик бәхетле. Минем һәрчак подиумнан узасым, соклану катыш карашлар тоясым килде», - дип сөйләде Валерия Воронцова.
Ольга Шаманская да үзен яңа өлкәдә сынап карарга булган. 70 яшендә ул актив тормыш рәвеше алып бара – спорт белән шөгыльләнә, сәяхәт итәргә ярата. «Мин һәрвакыт яңа хисләр эзлим, бу дөньяны танып белергә, гадәти булмаган нәрсәне сынап карарга яратам, бу мине конкурска алып килде дә инде», - дип билгеләп үтте ул.
Иң өлкән манекенчы Нина Быстрякова булды. 82 яшендә ул үкчәле аяк киемен киеп йөрүен дәвам итә – хатын-кыз һәрчак хатын-кыз булып калырга тиеш, дип саный Нина Быстрякова. «Дефилега әзерлек вакытында минем өчен иң гадие - үкчәле аяк киемнәрендә йөрү иде. Мин бит аларда гомер буе йөрим, чүп-чарны да туфлиләр киеп һәм иреннәремне буяп чыгарам», - дип көлә Нина Быстрякова.
Гаилә парлары да әлеге чарада катнаштылар. Камил һәм Баян Хәбибовлар 43 ел тату гомер кичерәләр - подиумнан, тормыштагыча, кулга-кул тотынышып уздылар. «Хатыным узган ел мода күрсәтүдә катнашкан иде, ә мин аны тамаша залыннан карап тордым. Ул патшабикә сыман иде, мине әсир итте. Һәм мин киләсе елда һичшиксез аның белән подиумнан бергә узачакмын, дигән карарга килдем», – дип сөйләде Камил Хәбибов. «Безгә бүген начар чыгыш ясарга ярамый, безне карарга балаларыбыз һәм оныкларыбыз килде, ә без алар өчен үрнәк булырга тиеш», - дип өстәде аның хатыны Баян Хабибова.
Күрсәтүдә барлыгы 6 кием маркасы тәкъдим ителгән иде, шулай ук эко-киемнәр - модалы образлар иске әйберләрдән төзелгән иде. «Без бераз шуклык күрсәттек һәм «игелекле» модага багышланган күрсәтү оештырдык. Без табигатькә сак караш күрсәтергә һәм әйберләргә икенче сулыш бирергә мөмкин дигән фикерне кешеләргә җиткерергә телибез», - дип аңлатты Анастасия Лазибная.
«Бу проект өлкән буын кешеләренә үзләрен күрсәтү, тирә-юньдәгеләрне хис-тойгылар белән баету мөмкинлеге бирә. Катнашучыларның күзләре яна, алардан искиткеч энергетика килә, форумның шундый нотада тәмамлануына мин бик шат», - дип билгеләп үтте күрсәтмәдә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев.
Исегезгә төшерәбез, 2-3-нче сентябрьдә Казанда «Игелекле Казан» халыкара хәйрия форумы узды. Оештыручылар буларак Президент грантлары фонды ярдәме белән Казан Мэриясе һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы чыгыш ясый. Форумда бөтен илдән, шулай ук Испаниядән, Франциядән һәм Израильдән экспертлар – барлыгы 500-ләп кеше катнашты. 3 ел эшләү дәверендә форумда меңнән артык кеше – Россиянең 30-дан артык шәһәреннән вәкилләр катнашты.