Татарстанның яшь профессионаллары – Россия җыелма командасы әгъзалары KZN.RU порталы укучыларына чемпионатта катнашу, ял итү һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алинә Бережная). Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына кадәр бер айдан да азрак вакыт калды. Россия җыелмасының төп составына сайланган 14 татарстанлы әзерлектә финиш сызыгына чыкты. Яшьләр көненә якынча 12 сәгать вакытларын тренировкаларда үткәрәләр. Аларның һәркайсы чемпионатка җиңү яулау өчен бара. WorldSkillsта катнашу, ял һәм киләчәккә планнар турында яшь профессионаллар KZN.RU порталы укучыларына сөйләделәр.
Иван Жуков, 19 яшь, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, «веб-технологияләр» компетенциясе:
Техникумга кергәнче үк мин сайтлар эшләү белән шөгыльләндем. 2016 елда мин техникумга киләчәктә WorldSkills чемпионатларында катнашачак егет-кызларны туплауларын белдем. Кызыксынуымны басар өчен гариза бирдем. Тик ул вакытта киләчәктә дөнья чемпионатында катнаша алачагымны күз алдына да китерә алмадым. Башта катлаулы булды – гамәли күнекмәләр һәм тәҗрибә җитмәде. Шул вакытта мин үз өстемдә күп эшли башладым. Шул рәвешле Россия җыелма командасы составына эләктем. Хәзер миңа зур җаваплылык йөкләнә. Соңгы ярты елда мин бик тырышып шөгыльләнәм, көн дәвамында биремнәрне эшкәртү өчен 12 сәгать вакыт сарыф ителә. Әлбәттә, тәнәфесләр бар. Буш көннәр тугач, мин йокымны туйдырам, чөнки көч тупларга кирәк. Киләчәктә мин Австриянең Грац шәһәрендә узачак WorldSkills Европа чемпионатына эләгергә телим. Дөнья чемпионатына беренче урын яуларга барам – бу минем максат. Минем өчен WorldSkills – яраткан эшем белән шөгыльләнү, профессионал буларак үсү, көн саен яхшырак булу мөмкинлеге.
Тимур Каюмов,19 яшь, Казан сәүдә-икътисад техникумы, «ресторан хезмәте» компетенциясе:
WorldSkillsка мин ике ел элек эләктем. Бу вакыт эчендә миңа үз көчемне өч компетенциядә сынап карарга туры килде – «эшмәкәрлек», «виртуаль мерчандайзинг» һәм «ресторан сервисы». Һәр компетенция үзенчә кызыклы иде, әмма соңгысы миңа якынрак булып чыкты, чөнки минем күптәнге хыялым - бармен булу. Мин инде үз көчемне бу һөнәрдә сынап карадым, әмма WorldSkills күбрәк белем һәм күнекмәләр бирә. Кем белә, бәлки киләчәктә үз барымны да ачармын. Мин катнашкан компетенция беренче карашка гына гади кебек тоела. Чынлыкта, ресторан сервисында барист, сомелье һәм хәтта пешекче эшенең нечкәлекләрен белергә кирәк. Мин эшләгән эшләремнән ләззәт алам, бәлки, шуңа күрә дә Россия җыелма командасы составына керә алганмындыр. Мин еш кына үз-үземә сорау бирәм: ни өчен мин WorldSkillsта, бу хәрәкәт миңа нәрсәсе белән ошый, чөнки һәр чемпионат - зур стресс һәм көчәйтелгән әзерлек бит? Минемчә, WorldSkills - ул тормыш мәктәбе, олы тормышка адым ясау.
Илнур Дәүләтшин, 20 яшь, Яр Чаллы политехника көллияте, «металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе:
WorldSkills хәрәкәтендә мин инде өч ел. Россия җыелма командасы составына эләгүемне белгәч, гаҗәпләнмәдем, чөнки моның өчен бик күп эшләдем. Призлы урыннарым күп булуга карамастан, чемпионат алдыннан дулкынланам. Үземне ышанычлырак хис итү өчен күп эшлим – атнаның алты көнен иртәдән кичкә кадәр тренировка мәйданчыгында үткәрәм. Ял көнендә гадәттә табигатькә чыгам. Минем җиңү теләгем зур, чөнки WorldSkills алга таба эшкә урнашу өчен менә дигән перспективалар һәм хезмәт базарында кирәкле булу мөмкинлеге бирә.
Данил Пронин, 19 яшь, В.Д.Поташов исемендәге техника көллияте (Яр Чаллы), «авыр техникага хезмәт күрсәтү» компетенциясе:
Дөнья чемпионатына мин Мәскәүдә әзерләнәм – биредә минем тренировкалар базасы бар. Тренировкалар графигы бик тыгыз – өч атна әзерлек һәм бер атна ял. Физик талчыгу бер көн эчендә уза, ә мораль талчыгу озакка сузылырга мөмкин, шуңа күрә буш вакытымда игътибарны икенче нәрсәләргә юнәлтергә тырышам: дуслар белән вакыт уздырам, саф һавада күп йөрим. Әлбәттә, ярышлар алдыннан борчылам, бу бит дөнья чемпионаты, димәк, анда иң көчлеләр җыелачак. Мин көчемнән килгәннең барысын да эшләрмен. Бу минем соңгы ярышларым түгел, мин 2020 елда Европа чемпионатына чыгарга, аннары эксперт дәрәҗәсенә кадәр үсәргә телим. WorldSkills хәрәкәтендә үз юлын башлаучыларга уңышлар, тырышлык һәм кыенлыклардан курыкмауларын телим. WorldSkills чемпионатларында катнашып тупларга мөмкин булган белемне бүтән бер уку йортында да бирмиләр.
Станислав Джуманязов, 19 яшь, В.Д.Поташов исемендәге текника көллияте (Яр Чаллы), «CAD инженер дизайны» компетенциясе:
Булачак ярышларга мин Көньяк Кореяда әзерләнәм, Samsung Skills уку-укыту үзәге үткәргән стажировка өчен сайлап алуда ота алдым. Чит илдә яшәгән соңгы 13 аем катлаулы графикта уза – атнасына 6 көн, 12-14 сәгать вакытымны мин әзерлеккә багышлыйм. Әмма бу үзен аклый, чөнки дөнья чемпионатына эләгү минем төп максатларымның берсе. Чемпионаттан соң мин югары уку йортына укырга керергә җыенам һәм үз компетенциямдә эксперт булырга телим – миңа калса, белемнәрем белән яңа гына бу өлкәдә үз юлын башлаган катнашучылар белән уртаклаша алам.
Айдар Минеев, 18 яшь, В.Д.Поташов исемендәге текника көллияте (Яр Чаллы), «прототиплар әзерләү» компетенциясе:
WorldSkills хәрәкәтенә керү карарына абыем йогынты ясады – ул Абу-Дабида узган WorldSkills дөнья чемпионатында һөнәри осталыклары һәм узган ел EuroSkills Европа чемпионатында беренче урын яулаганы өчен медальон алды. Мин дә, аның кебек үк, ярышларда катнашырга һәм сайлаган һөнәремдә белгеч булырга теләдем. 14 яшемдә мин WorldSkills Juniorга эләктем һәм шунда ук «прототиплар ясау» компетенциясен сайладым. Көллияткә укырга кергәч, мин чемпионатларда катнашуымны дәвам иттем. 2018 елда ил җыелмасының киңәйтелгән составына, ә соңрак төп составка эләктем. Булачак чемпионатка әзерлекне мин узган елның октябрь аеннан башлап җибәрдем инде. Уку һәм тренировкаларны бергә алып бару авыр булса да, чигенергә ярамый иде, бигрәк тә олы абый кебек үрнәк булганда. Әти-әнием, укытучылар һәм остазларым ярдәме бик көчле. Сынатырга ярамый, чемпионатта илемне лаеклы тәкъдим итә алырмын, дип уйлыйм.
Ярослав Великанов, 19 яшь, Яр Чаллы педагогика көллияте, «график дизайн» компетенциясе:
Минем WorldSkills белән танышуым дүрт ел элек башланды. Дөресен генә әйткәндә, башта миңа бу идея ошамады, тик мин барысын да булдыра алуымны аңлагач, тартылдым. Шулай итеп спорт кызыксынуы туды. Минем беренче чемпионатым Чувашиядә 2016 елда булды, анда мин өченче урынны алдым. Беренче тапкыр өчен, минемчә, бу начар нәтиҗә түгел. Хәзер мин Россия җыелма командасының төп составы әгъзасы, ул вакытта, 2016 елда, мин бу баскычка җитәрмен дип уйламаган да идем. Остазлар һәм тренерлардан бик уңдым мин. Әйе, барысын да ташлап китәргә теләгән вакытларым да булды, чөнки даими рәвештә стресс хәлендә буласың, тик башка илләрдән киләчәк 40 кеше минем көндәшләрем буласын һәм Россиянең җиңүе миннән генә торачагын күз алдыма китерү белән, тискәре фикерләр шунда ук тарала. Дүрт ел элек башлаган эшне тәмамлыйсым, лаеклы чыгыш ясыйсым һәм, әлбәттә инде, җиңәсем килә.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 Татарстан башкаласында 22-27-нче август көннәрендә узачак. Анда дөньяның 69 иленнән 1500 тирәсе конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачак. Чемпионат 2019 елда Россиядә узачак иң масштаблы халыкара чара булачак.