Транспорт боҗрасы янындагы яшел зона участогында инженер-геологик эзләнүләр үткәрелә.
Фото:Казан шәһәре KZN.RU
Шуннан соң эшчеләр инженерлык коммуникацияләрен чыгаруга күчәчәк. Бу транспорт боҗрасы районында хәрәкәтне туктатуны таләп итәчәк. Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге участокта хәрәкәтне чикләү схемасы эшләнә, аның белән шәһәр халкын өстәмә рәвештә таныштырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Горький шоссесын реконструкцияләү магистральне алты полосага кадәр киңәйтүне, юлның борылу урыннарын һәм җәяүлеләр кичү юлларын төзекләндерүне үз эченә ала.