Шулай итеп, муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакыты кыскартылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанлылар документларны район администрацияләренә электрон рәвештә тапшыра алалар. Яңалык шәһәрнең район администрацияләре тарафыннан күрсәтелә торган муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү буенча Проект офисы эше белән бәйле.
Моның өчен күрсәтелә торган хезмәт буенча соралган документларны сканерланган рәвештә флеш-картада алып килергә яки смартфон ярдәмендә документларны белгечкә почтага җибәрергә кирәк.
Гариза бирүченең документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге булмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтә торган бүлек белгеченә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казан район администрацияләрендә муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү бу елның март аенда башланды. Нәтиҗәле эш алып бару өчен шәһәрнең һәр администрациясендә проект командалары булдырылды, алар район администрацияләре тарафыннан үтәлә торган аеруча кирәкле муниципаль хезмәтләрне яхшырту һәм оптимальләштерү планын эшләделәр.
Оптимальләштерү хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга, вакытын кыскартырга һәм һәркем файдалана алырлык итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Түбәндә документларны кабул итү электрон рәвештә башкарыла торган муниципаль хезмәтләр исемлеге тәкъдим ителгән.