Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 13:03

Зур Казан боҗрасының беренче һәм икенче чиратларын төзү өчен шәһәр хакимияте 148 объектны сатып ала

117 кишәрлек милекчеләре белән базар бәясеннән сатып алу турында килешүләр төзелгән инде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Алинә Бережная). Мидхәт Булатов урамыннан Техника урамына кадәрге зур Казан боҗрасы төзелеше зонасына 558,8 млн. сумлык 148 җир кишәрлеге эләгә. Милекчеләрдән күчемсез милекне бәяләү нәтиҗәләре буенча бәйсез экспертлар билгели торган базар бәясе буенча сатып алалар, дип сөйләде бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов.

Казан Мэры Илсур Метшин күчемсез милекне сатып алу процессын катлаулы дип атады һәм күчемсез милекне бәяләү процедурасы вакытында халык белән диалогта булырга чакырды. «Шәхси хуҗалыкларны сатып алу бәясен билгеләү буенча эш юл төзелеше кебек үк катлаулы. Бүген барлык сатып алулар бәйсез экспертиза нигезендә бара, ул базар бәясен билгели. Күпчелек очракта милекчеләр риза һәм бары берничә очрак кына суд аша хәл ителә», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

Сатып алына торган җир участоклары бәясенә милекче сарыф китәчәк күченү чыгымнары да кертелә, дип ассызыклады Р.Шәмсетдинов. Чыгымнарны исәпкә алып, 24 кв. метр мәйданлы торак йорт өчен сатып алуның минималь суммасы 1,6 млн. сум тәшкил итте, шул ук вакытта 700 кв. метр мәйданлы җир участогы өчен сатып алуның максималь суммасы 12,6 млн. сум тәшкил итте, дип билгеләп үтте Р.Шәмсетдинов.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр автомобиль юлының беренче чиратын төзү зонасына барлыгы 171,6 млн сумлык 75 җир кишәрлеге кергән. Р.Шәмсетдинов сүзләренә караганда, шәһәр Башкарма комитеты аларда урнашкан күчемсез милек объектлары булган 61 җир кишәрлеген сатып алган инде, аларның бәясе 157,8 млн. сум тәшкил иткән. «8 җир участогы буенча милекчеләр белән судка кадәр сатып алу турында килешү имзалау турында сөйләшүләр алып барыла. 6 җир участогы буенча судка дәгъва гаризалары бирелде, аларның 3-есе буенча шәһәр Башкарма комитеты файдасына карарлар чыгарылды», – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта Борисково урамыннан Техника урамына кадәр зур Казан боҗрасының икенче чираты төзелеше чикләренә кергән күчемсез милекне милекчеләрдән сатып алу эшләре бара. Барлыгы 387,2 млн. сумлык 73 җир кишәрлеге исемлеккә эләкте, 56 кишәрлекнең милекчеләре белән 297,8 млн. сумлык сатып алу турында килешүләр төзелде инде.

Сатып алына торган участоклар арасына казанлы Айрат Фәхриевның Горийская урамындагы торагы да кергән. 8 сутый җирдә ике йорт урнашкан: аларның берсен 1956 елда Айрат Самат улының әти-әнисе төзи, ә икенчесен 15 ел элек ул үзе төзи. «Биредә минем бөтен тормышым узды. Башта әти-әниләр белән 60 кв.метр мәйданлы кечкенә йортта яшәдек, ә аннары, өйләнгәч, күршедә үз йортымны төзедем», - дип сөйләде А.Фәхриев.

Фәхриевлар гаиләсе 25-нче февральгә кадәр өйне бушатырга тиеш. Гаилә башлыгы әүвәл йортның сүтелүе турындагы хәбәрнең үзен кайгыга салуын таный, әмма Фахреевлар гаиләсе йортны сүткән өчен акчалата компенсация алды, әлеге акчаларга алар яңа торак төзергә уйлый. «Безнең йортны базар бәясеннән яхшы бәяләделәр, барлык акчалар да яңа йортка китәчәк, аны Мирный бистәсендә төзергә телибез», - диде Айрат Фәхриев KZN.RU порталы корреспондентына.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.02.2020
Видеорепортаж
17.02.2020 11:17
Зур Казан боҗрасының яңа участогын төзү зонасына 148 җир кишәрлеге эләгә
Барлык яңалыклар