Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклары бәяләп өлгерде инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек дәвам итә. Бүген Казан Кремле янында #WorldSkills Kazan 2019 хэштегы барлыкка килде.
Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклары бәяләп өлгерде инде – әлеге язулар фонында бик матур фотографияләр килеп чыга.
Фотозона WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты символлары булган гигант шарлар, йөрәкләр, Алмаз һәм Алтын рәвешендәге күләмле чәчәк композицияләрен тулыландырды.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 Казанда 22-27 августта узачак. Татарстан башкаласы дөньяның 63 иленнән 1300-дән артык конкурсантны кабул итәчәк, алар 56 компетенциядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.