Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2023, 13:49

Туганнарын коткару сылтавы белән мошенниклар Казанда яшәүчеләрдән 170 мең сум акча алдап алганнар

Хатын-кызлар акчаны курьерларга тапшырган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). Казанның өлкән яшьтәге хатын-кызлары мошенникларга, туганнарын коткарырга теләп, 170 мең сум акча биргәннәр.

«Савиново» полиция бүлегенә пенсионерлар мошенниклык турында гаризалар белән мөрәҗәгать иткән. 19 нчы апрельдә аларның берсенә шалтыратып, кызының башка кеше зыян күргән авариядә гаепле булуы турында хәбәр итәләр. Аферистлар зыян күрүчене «мәсьәләне хәл итү» өчен курьерга 100 мең сум акча бирергә күндерәләр. Туганының тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркып, пенсионер акчасын бирә.

Берничә сәгатьтән соң Казанда яшәүче 76 яшьлек хатын-кыз да мошенникларның хәйләләренә эләгә. Ул шулай ук, танышына ярдәм итәм дип ышанып, үзенең тупланмаларын югалта.

Зыян күрүчеләр алдау корбаннары булганнарын аңлаганнар һәм полициягә гариза язганнар. Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьләрне кылуда катнашы булган кешеләрне билгеләү һәм тоткарлау өчен оператив-эзләү чаралары үткәрә. Җинаять эшләре РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаятьләр составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганнары исеменнән шалтыратулар – мошенниклыкның популяр төрләренең берсе. Узган ел мондый «сценарийлар» буенча шәһәр халкы аферистларга 80 миллион сумга якын акча тапшырган. Билгесез кешеләр туганнарына җәзадан качарга ярдәм итәр өчен зур суммада акча сорыйлар. Шуннан соң зыян күрүчедән курьер акчаны килеп ала. Мондый очракларда сөйләшүне туктатып, ситуацияне туганнардан шалтыратып белергә кирәк.

Барлык яңалыклар