Шәһәрлеләр белдерүләрне интернеттан тапкан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Казан халкы интернетта товарлар сатып алырга теләп, мошенникларның хәйләсенә эләккән. Зыян күләме 39 мең сумнан артык тәшкил иткән.
9 нчы февральдә «Гвардия» полиция бүлегенә казанлы мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, сайтларның берсендә ул токарь станогын сату турында белдерү күргән. Зыян күрүче сылтама буенча күчкән һәм үзенең банк картасы реквизитларын тутырган. Берникадәр вакыттан соң казанлы картасыннан 26 мең сумнан артык акча алынган. Зыян күрүче сатучы белән элемтәгә керә алмаган, товарсыз калган. Шуннан соң полициягә мөрәҗәгать иткән.
Икенче көнне шундый ук гариза «Азино-2» полиция бүлегенә 47 яшьлек ханымнан килгән. Ул мебель сатып алырга теләгән. Мошенниклар аның банк картасыннан 13 мең сум акча урлаган.
Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Банк счетыннан кылынган урлау» җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
Халыктан игътибарлы булуларын сорыйлар, интернетта товар сату белән бәйле мошенниклык очраклары көн саен очрый. Аферистларның хәйләләренә эләкмәс өчен, товарны үз күзегез белән күрмичә сатып алмагыз.