Уку елы башыннан республика мәгариф системасында авыруның 200-дән артык очрагы ачыкланды.
Фото: Денис Гордийко
Ачыкланган 90 авыруның 35-е Казанда теркәлгән. Бүгенге көндә республикада COVID-19 белән авыруның 10 мең 514 очрагы теркәлгән.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Татарстанда - 76 кеше, пандемия башыннан 9 мең 215 кеше сәламәтләнгән.
Татарстан лабораторияләрендә узган тәүлектә ПЦР-диагностика методы белән коронавирус инфекциясен ачыклау максатында 8 мең 489 тикшерү уздырылган, 100 мең кешегә колачлау 218,5 тәшкил итә. Бөтен пандемия чорында 1 млн 195 мең 467 тикшеренү үткәрелгән, дип хәбәр итте М.Җамалиева.
«Республика аэропортларында тикшерүләр дәвам итә. Әйтик, узган тәүлектә 30 рейс каралды, шул исәптән берсе - чит илнеке. Белгечләр 2521 пассажирны караган, температуралы һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган затлар ачыкланмаган, - диде Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат сәркатибе.
Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтрлар эше дә дәвам итә. Бер тәүлек эчендә фильтрлар аша 75 укучы узмаган, ә 1-нче сентябрьдән югары температура һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре күзәтелү аркасында укуга 9 мең 13 кеше кертелмәгән.
1-нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, уку елы башыннан мәгариф системасы учреждениеләрендә коронавирус белән авыруның 206 очрагы ачыкланган. Шулардан 178 сыйныф һәм төркемнәр карантинга ябылган, 28 е актив күзәтү астында кала. Авыручылар арасында 47 укучы, 52 студент һәм 107 педагог бар.
«Республикада барлыгы 17 мәктәп сыйныфы аерылган, шуларның 15-е - Казанда. Хәзерге вакытта карантинга бер генә мәктәп тә тулысынча ябылмаган», - дип өстәде М.Җамалиева.