Көрәкләр һәм яшь агачлар мәйданчыкларда биреләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР башкаласында яшәүчеләр өчен акция дүрт участокта оештырыла: Бөреле җәнлек совхозы поселогы янында, Биектау районының Семиозерка авылында, Лаеш районының Тарлаш авылында һәм Матюшино авыл җирлегендә. Мәйданчыкларның төгәл координаталарын чараның рәсми сайтында белергә мөмкин.
Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Татарстанда акция кысаларында 1,5 млн үсенте утыртылыр дип көтелә. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел «Хәтер бакчасы» акциясенә 35 кә якын дәүләт кушылды. Апрель ахырында агачлар Бакуда (Азәрбайҗан), Ереванда (Әрмәнстан), Перката авылы янында (Венгрия) һ.б. утыртылды.
Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән «Хәтер бакчасы» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, Җиңү полководецлары истәлеге фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый оешмалары тарафыннан оештырыла.