Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
11 нче июньдә республиканың барлык почта бүлекләре билгеләнгән график буенча эшләячәк, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 13 нче июньдә «Россия Почтасы» бүлекләре клиентларны якшәмбе эш режимы буенча кабул итәчәк.
Хат ташучылар пенсияләрне һәм пособиеләрне бәйрәм көннәрендә Россия Федерациясе Пенсия фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән җәдвәл буенча китерәчәкләр. Кайбер авыл почта бүлекчәләре аерым график буенча эшли ала, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте матбугат хезмәте.
«Россия Почтасы» мобиль кушымтасында һәм компания сайтында эш графигын белергә яки картадан якында урнашкан ачык почта бүлекчәсен табарга мөмкин.