Коронавирус таралу сәбәпле, Республика халкына, кискен ихтыяҗ булмаган очракта, «Россия почтасы» офисларына бармаска киңәш ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Ял көннәрендә, 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр, «Россия почтасы» бүлекчәләре 3-нче, 4-нче, 5-нче һәм 6-нчы ноябрь көннәреннән тыш, гадәти график буенча эшләячәк.
4-нче һәм 6-нчы ноябрьдә дәүләт бәйрәмнәре билгеләп үтелә, шуңа күрә бу көннәрдә республиканың барлык почта бүлекчәләре ябык булачак. 3-нче ноябрь көнне алар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак, ә 5-нче ноябрьдә шимбә графигы буенча эшләячәкләр. Актуаль җәдвәлне pochta.ru сайтында һәм мобиль кушымтада табарга мөмкин.
Татарстан халкына бүлекчәләргә йөрүдән тыелып торырга, моның урынына онлайн-сервислардан файдаланырга тәкъдим ителә. «Россия почтасы» сайтында һәм мобиль кушымта аша посылка һәм вак пакетларны өйгә китерү буенча заказ бирергә, EMS-җибәрелүне рәсмиләштерү өчен курьер чакыртырга, язылуны рәсмиләштерергә, дәүләт органнары белән юридик яктан әһәмиятле язышуны электрон форматта алып барырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Әгәр дә почта бүлегенә килүне кичектереп булмый икән, килүчеләргә 1,5 метрлы социаль дистанцияне саклап, битлек һәм перчаткалар кияргә киңәш ителә, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе матбугат хезмәте.