Иң кызыклы юлламаларга яңа ел тылсымчысы үзе җавап бирәчәк
Фото: Денис Гордийко
Кышкы тылсымчыга хатларны теләсә кайсы бүлекчәнең почта тартмасында калдырырга мөмкин. Конвертта Кыш бабай резиденциясенең тулы адресын күрсәтергә кирәк: 162390, Россия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре.
Иң кызыклы хатларга тылсымчы үзе җавап бирәчәк, моның өчен индекс белән кире адресны дөрес итеп язарга кирәк.
Әгәр дә хат җибәрүчегә ярдәм кирәк булса, бүлек хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга икәнен әйтәчәк – юлларны тутырырга һәм марканы ябыштырырга булышачак.
Бүгенге көндә россиялеләр Кыш Бабайга 233 мең хат җибәргән – узган ел яңа ел тылсымчысы 209 мең хат алган, дип хәбәр иттеләр «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыятенең «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәтендә.