Экспозициядә СССР, Германия, Мексика, Австрия, Мисыр маркалары күрсәтелгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль).2 нче февральдә Татар китабы йортында «Мәгарә диварларындагы сурәтләрдән хәрефкә кадәр» дигән күргәзмә ачыла. Анда бөтен дөньядан төрле чорларда чыгарылган маркалар тәкъдим ителәчәк.
Килүчеләр СССР, Германия Федератив Республикасы, Германия Демократик Республикасы, Россия, Германия, Мексика, Болгария, Бурунди Республикасы, Того Республикасы, Австрия, Мисыр, Монако һәм башка илләрнең маркаларын күрә алачак. Экспозициядә язу һәм китап бастыру үсеше ачыла. Маркаларның тематикасы дөнья тарихындагы төрле чорларга багышланган – ацтек һәм майя кабиләләренең кыяларга ясалган рәсемнәреннән алып егерменче гасырның төп вакыйгаларына кадәр.
Күргәзмә республикада филателия хәрәкәтен торгызу максатыннан оештырылган, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Проектның авторлары – өстәмә белем бирү педагогы, архитектор, филателист Владимир Васильев, өстәмә белем бирү педагогы, филателист, биолог Максим Егоров, шулай ук «Экоклуб-филателия» түгәрәге укучылары – Булат Сәйфетдинов, Влад Туманов һәм Диләрә Хисамова.
Экспозиция Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашкан (Островский урамы, 15) Татар әдәбияты тарихы музеенда оештырылган. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-80-67 телефоны буенча белергә мөмкин.