Ял көннәрендә шәһәр халкы ишегалларын җыештыруга 914 гариза калдырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь, Юлия Летникова). Казан ишегалларында карны җыештыру өчен торак оешмаларының барлык көчләре җәлеп ителгән. Бүген иртә беләнгә ишегалларының 90% ында диярлек җәяүлеләр юллары чистартылган. Эшчеләр, беренче чиратта, керү төркемнәрен, тротуарларны, чыгу һәм керү юлларын чистарталар. Кар җыештыру сыйфаты тәүлек әйләнәсендә контрольдә тотыла, шул исәптән видеокамералар ярдәмендә читтән торып. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафаров якын арада авыш түбәләрне кардан чистартырга кушты.
«Ишегалларындагы вәзгыять киеренке, әмма эшчеләр тәүлек буе эшли», - дип белдерде Рөстәм Гафаров. Ул шулай ук искәрткәнчә, шәһәрлеләр мөрәҗәгатьләрен узган ел үзләрен яхшы яктан күрсәткән кайнар линия телефоны буенча калдыра ала. «Безнең телефоннар эшли, алар һәр казанлыда булырга тиеш. Алынган гаризаларны без кыска вакыт эчендә хәл итәргә тиеш», – диде Р.Гафаров җаваплы структураларга.
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ишегалларындагы юлларны чистарту – проблемалы мәсьәлә. Ял көннәрендә йортлар территориясендә машиналар күп җыела – бу техниканың эшләвен кыенлаштырды. Шуңа күрә иртән кайбер машиналар карга батып калды, дип аңлатты ул. Кар яву казанлыларны кар җыештыруда берләштерде: 236 йортта яшәүче 383 кеше урам себерүчеләргә парковкаларны, ишегалдыннан чыгу урыннарын чистартырга ярдәм итте, машиналарны һәм алар тирәсендәге урыннарны чистартты.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары авыш түбәләрнең торышына аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Кар төшү куркынычы булган урыннар коймаланырга, һәм якын арада карны түбәдән төшерергә кирәк», – диде ул. Гомумән, кар яву түбәләргә, козырекларга, балконнарга, электр тапшыру чыбыкларына зыян салмады һәм агачларның егылуына китермәде.
Ял көннәрендә «Ачык Казан» системасына ишегалларын җыештыруга 914 гариза кергән. Бу сезонның беренче яуган карыннан өч тапкыр күбрәк. Шәһәр халкы мөрәҗәгатьләрен «Ачык Казан» системасында, 063 телефоны буенча, шулай ук Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казан» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан ишегалларында карны җыештыру өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр буенча торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.
+7 (843)555-07-96 (тәүлек буе);
+7 (843)223-22-33 (тәүлек буе);
Вахитов һәм Идел буе районнары
+7 (843)223-21-11 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, ял көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр);
Киров һәм Мәскәү районнары
+7 (843)223-29-99 (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр);
Совет районы
+7(843)295-77-05 (тәүлек буе);
+7 (843)223-20-00 өст.4507 (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, якшәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес – 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).