Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). 26-нчы март көнне Казанның Идел буе районы йортларында бер тәүлеккә диярлек су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
26-нчы март 9.00 сәгатьтән 27-нче март 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Кол Гали ур., 7а корп.1 (362-нче номерлы балалар бакчасы), Фучик ур., 99, 99а, 101, 103, 105 ( 1-7-нче корпуслар), 105а, 105а/1, 105б, 105в, 105г, 105е, 107, 107а, 109.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.