Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2024, 14:28

Көзге каникулларда 900 гә якын Казан укучысы муниципаль лагерьларда ял итте

Ташламалы нигездә юлламаларны 135 бала алды

Көзге каникулларда Казанның 874 укучысы җиде муниципаль лагерьда ял иткән. Иртәгә сменаның соңгы көне булачак, шуннан соң балалар өйләренә кайтачаклар.

Лагерьлар балаларны 20 октябрьдә кабул итә башлады. Ташламалы нигездә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 50 бала һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән тагын 85 бала юллама алды. Калган укучылар билетларны «Ял» шәһәр үзәге сайтында сатып ала алдылар.

Профильле сменалар «Молодежный», «Ново-Юдино», «Молодая гвардия», «Санта-2», «Берсут» лагерьларында, шулай ук Болгардагы «Регина» һәм Мамадыштагы «Регина» лагерьларында оештырылды. Биредә балалар өчен иҗади мастер-класслар узды, анда балалар яңа күнекмәләр булдырдылар, үзләренең потенциалларын ачтылар һәм вакытны күңелле итеп үткәрделәр. Лагерьларда балаларны 60 отряд җитәкчесе карый, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет.

Исегезгә төшерәбез, «Ял» шәһәр үзәге базасында 10 лагерь эшли: «Березка», «Бригантина», «Восток», «Заречье», «Молодежный», «Нармонка», «Пионерия Татарстана», «Спутник», «Юнитур» һәм Юрий Гагарин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагере. Ел саен биредә 12 меңнән артык бала ял итә. Алар өчен төрле профиль һәм тематикадагы 50 дән артык смена оештырыла.

Барлык яңалыклар