Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2021, 16:52

Казан эшмәкәрләренең 8 меңгә якыны быел маркетплейслар ярдәмендә сату базарларын киңәйтте

Тулаем алганда, шәһәрдә ваклап сату әйләнеше 451 млрд. сум тәшкил итте, ул 2020 елның тиешле дәрәҗәсен узып китте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нче декабрь, Ксения Швецова). Сәнәгать продукциясенең төп төрләре буенча Казан предприятиеләре тарафыннан ел башыннан үзләре җитештергән товарлар төяп җибәрелгән, 459 млрд сумлык эшләр башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 37%-ка артык. Сәнәгать җитештерүе индексының үсеше ел саен 3-4 % күләмендә фаразлана. Бүген Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитетының беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева Ратушада узган XI сессия утырышында Казанның 2024 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте.

Казанның тулаем территориаль продукты үсешен сәнәгать җитештерүе һәм төзелеше тәэмин итә

Фараз милли проектларны гамәлгә ашыруны, узган елда һәм агымдагы елның 9 аенда шәһәр икътисадындагы вәзгыятьне анализлауны, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре үсеше фаразларын исәпкә алып формалаштырылды. «Фаразның игълан ителгән варианты җитештерүнең уртача үсеш темпларын саклауны, бизнесның нәтиҗәлелеген һәм бюджет чыгымнарын арттыруны күздә тота», – дип билгеләп үтте Г.Минһаҗева. – Фараз алдагы өч елда төп макроикътисадый параметрларны үз эченә ала, аларның төп мәгънәсе бюджетны формалаштыру нигезенә салынган».

Г.Минһаҗева аңлатуынча, Казанның эчке территориаль продукты үсешен икътисадның база тармаклары – сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш тәэмин итә. «Бу, барыннан да элек, «Вакууммаш», компрессор заводы, «Татхимфармпрепараты», «Нәфис Косметикс», КМИЗ, «Казаноргсинтез», ТЭЦ-1, ТЭЦ-3, ТГК-16 кебек предприятиеләрнең эш нәтиҗәләре, – дип хәбәр итте спикер. – 10 айга нәтиҗәләрне исәпкә алып, 2021 елда сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре 107% дәрәҗәсендә бәяләнә. Сәнәгать җитештерүе индексының үсеше ел саен 3-4 % күләмендә фаразлана».

Казанда эшләүче халыкның өчтән бере кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә эшли

Предприятиеләрнең тотрыклы үсешенең һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүнең мөһим факторы дип, Г.Минһаҗева икътисадка инвестицияләр җәлеп итүне атады. Ел нәтиҗәләре буенча инвестиция кертемнәре күләме 200 млрд сум яки узган ел дәрәҗәсенә карата 103,3% булыр дип көтелә, дип хәбәр итте ул.

2024 елга төп капиталга инвестицияләр күләмен 2020 елга карата чагыштырма бәяләрдә 20,5% ка арттыру фаразлана. «Элеккечә үк өстенлек кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру булачак, – дип өстәде комитет рәисенең беренче урынбасары. – Бу секторга шәһәрдә җитештерелә торган тулай территориаль продуктының 40%-ы туры килә һәм аның икътисадка керткән өлеше елдан-ел арта бара». Бүген кече һәм урта бизнеста шәһәр халкының өчтән бер өлеше эшли, бу секторга шәһәр ала торган салымнарның өчтән бер өлеше туры килә.

Шәһәрнең кулланучылар базары торышы тугыз ай дәвамында тотрыклы калды, ваклап сату әйләнеше 451 млрд сум тәшкил итте һәм 2020 елның тиешле дәрәҗәсеннән 10,6%-ка артты, дип хәбәр итте Г.Минһаҗева. 2021 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 105% дәрәҗәсендә фаразлана, бу бәяләүләр буенча 597 млрд сум тәшкил итәчәк.

Соңгы ике елда маркетплейсларда үз товарларын сатучы эшкуарлар саны шактый артты. Казан искәрмә түгел: агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 8 меңгә якын эшкуар онлайнга чыкты һәм сату базарларын киңәйтте, ә бу республика сатучыларының яртысы. Ваклап сату әйләнешенең фаразлана торган күләмнәре 2022 елда 637 млрд сум тәшкил итәчәк, 2023 елда – 680 млрд сум, 2024 елда – 727 млрд сум.

Хезмәт базары: ел башыннан эшсезләр саны 12 мең кешегә кимегән

Хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклыланды: короновирус пандемиясе белән бәйле булуга карамастан, эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә, дип билгеләде Г.Минһаҗева. «Бүген мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 5 мең 222 кеше теркәлгән, бу агымдагы елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 12 меңгә кимрәк, – дип хәбәр итте ул. – Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,81% тәшкил итте». Фаразланган чорда тискәре факторлар йогынтысыннан башка хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы булып калачак.

Хезмәт хакына килгәндә, 2021 ел йомгаклары буенча номиналь уртача хезмәт хакы күләме 45 мең 185 сум тәшкил итәчәк (узган ел дәрәҗәсенә карата 107%). Фаразланган чорда икътисадый хәл тотрыкланган һәм инфляция фонды кимегән саен, халыкның реаль керемнәре һәм реаль хезмәт хакы үсеше динамикасы сакланачак, диде Г.Минһаҗева.

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XI сессиясе
Видеорепортаж
16.12.2021 14:03
Ратушада Казан шәһәр Думасының XI сессиясе узды
Барлык яңалыклар