В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чыгу очракларының күбесе төрле авырулар буенча башкарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Узган атнада, 13-нче декабрьдән 19-нчы декабрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8438 чакыру үтәгән, шул исәптән 1118 тапкыр – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 7606, төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 155-енең чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 42 очракта – көчле миокард инфарктлары булган. Бала табу очракларына табиблар 56 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 776 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 54 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 51 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 27 зыян күрүчене китергәннәр, икесе һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 10 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүчеләр булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.