В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа закон ярдәмендә шәһәрлеләр объект төрен судка кадәр тәртиптә үзгәртә һәм аның астындагы участокны үз милкенә рәсмиләштерә ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 68 казанлы гараж амнистиясеннән файдаланды. Татарстанда 1-нче сентябрьдән яңа закон нормаларына 115 кеше мөрәҗәгать иткән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, гараж амнистиясенә кадәр күп кенә хуҗалар җир кишәрлекләрен милек итеп рәсмиләштерә алмаган, чөнки аларда торган гаражлар биналар статусына ия булмаган. Объект төрен бары тик суд аша гына үзгәртергә мөмкин иде. Яңа закон моны судка кадәр тәртиптә эшләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Росреестры матбугат хезмәте.
Россиядә 1-нче сентябрьдән башланган гараж амнистиясе гаражга гына түгел, җир кишәрлегенә дә хокукны рәсмиләштерүне күздә тота. Шул ук вакытта законнан дәүләт яки оешмадан (шул исәптән кайда эшләсә, шунсыннан) гараж алган гражданнар һәм кооперативлар составындагы гараж хуҗалары файдалана ала. Рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә танышырга мөмкин.