В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан табибларга 56 шалтырату килгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). Узган атнада, 11 нче сентябрьдән 17 нче сентябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7466 чакыру башкарган, шул исәптән 1467 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6587, табибларга төрле авырулар белән бәйле килгән. 90 сәфәрнең сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, тагын 34 енең – кискен миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 78 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 801 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 56 шалтырату килгән. Аварияләрдә 54 кеше зыян күргән, шуларның 26 сы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Ике кеше һәлак булган. Янгынга медиклар 10 тапкыр чыккан, ике кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 73 кә арткан, бу авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу очраклары буенча чыгуларның артуы белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.