В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан табибларга 36 шалтырату килгән
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар (6614) төрле авырулар аркасында булган. 80 чакыруның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, тагын 34 есенеке – кискен миокард инфаркты. Табиблар 81 тапкыр бала табу очракларына чыккан.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 600 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 36 шалтырату килгән. Аварияләрдә 37 кеше зыян күргән, шуларның 26 сы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Бер кеше үлгән. Янгынга табиблар 10 тапкыр чыккан.
Узган атна белән чагыштырганда, авырулар белән бәйле рәвештә үтәлгән шалтыратулар саны 139 га артты, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.