В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирның приз фонды 850 мең сум тәшкил итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Спортчылар 5, 25 һәм 50 км дистанцияләрдә ярышачак. Финишка килеп җиткән барлык катнашучылар да истәлекле медальләр алачак. 50 км марафон дистанциясендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1-10 урыннарны, шулай ук үз яшь категориясендә (40-49 яшьлекләр; 50-59 яшьлекләр; 60-69 яшьлекләр; 70 яшьтән өлкәнрәкләр) 1-3 урыннарны алган катнашучылар җиңүче һәм призер булачак. Башка дистанцияләрдә абсолют зачетта 1-3 урыннарны алучылар җиңәчәк.
Турнирның приз фонды 850 мең сум тәшкил итәчәк. 50 км дистанциядә җиңүче – 100 мең сум, ә икенче һәм өченче урынга ия булучы спортчылар 80 һәм 50 мең сум алачак. Акчалата призлар белән трассаның беренче ун финалисты билгеләнәчәк. 25 км узышта җиңүче һәм көмеш призер – 25 мең сум, ә бронза призер 10 мең сум алачак.