Бу максатларга халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен каралган һәр өченче сум тотыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Быел Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү буенча барлык чараларны гамәлгә ашыруга 5,9 млрд сум акча юнәлдерелгән. Татарстанда барлыгы 295 мең федераль ташламалы кеше һәм 545,9 мең республика кешесе яши, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова.
«Приоритетта өй шартларында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү»
«Социаль ярдәм чараларына каралган һәр өченче сум өлкәннәргә ярдәм итүгә җибәрелә», - дип билгеләп үтте Э.Зарипова. Ул искәртеп узганча, гамәлдәге нормалар нигезендә пенсия күләме аны алучының яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый. Пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләме 2021 елга 8232 сум дәрәҗәсендә расланган. Әгәр пенсия бу суммадан түбәнрәк икән, алучыга аерма өстәп түләнә, дип аңлатты Э.Зарипова. Аның сүзләренә караганда, бүгенгә бу өстәмә түләүне 58 меңнән артык кеше ала, өстәмә түләүнең уртача күләме 1736 сумны тәшкил итә.
Республикада финанс ярдәменнән тыш, өлкән яшьтәге татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән төрле проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Үзләрен мөстәкыйль рәвештә карый алмаган өлкәннәргә кирәкле ярдәм күрсәтү мәсьәләсе Татарстан өчен актуаль булып кала бирә.
«Безнең приоритетта – өй шартларында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектында үзәк урынны озак вакытлы карау системасы алып тора, – дип билгеләп үтте спикер. – Аның асылы – өлкән яшьтәге кешегә өйдә ярдәм күрсәтү һәм аның якыннарын – туганнарын, балаларын, оныкларын – өлкән кешене төп карау күнекмәләренә өйрәтү.
Быел Татарстанда 2 мең 748 кеше озак вакытлы карау белән тәэмин ителгән.
Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен өлкән яшьтәге татарстанлылар даими рәвештә диспансеризация узарга тиеш. Узган ел Татарстанда махсус сатып алынган автомобильләрдә медицина учреждениесенә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл җирлегендә яшәүче 36,9 мең кешене китергәннәр. Нәтиҗәдә 147 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылды, тагын 3,5 мең кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелде, дип хәбәр итте Э.Зарипова.
«Бу очракта без вакытында ярдәм күрсәтеп гомерне саклап калу турында сөйли алабыз. Бу проектны республика халкы уңай бәяләде, ул уңайлы, ә иң мөһиме - нәтиҗәле», дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы.
Быел 2 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлы төрле юнәлешләр буенча белем алды, тагын 2,8 мең кеше курсларга кереште
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне укыту һәм яңадан әзерләү программалары зур популярлык казана, дип хәбәр итте Э.Зарипова. Аның сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә туры килә торган эш эзләү максатыннан 600-дән артык пенсионер мөрәҗәгать иткән, аларның 257-се бүгенге көндә эш белән тәэмин ителгән. Бу юнәлештә Казанда һәм Чаллыда эш уңышлы алып барыла.
«Шулай ук эш эзләүдә ярдәм сорап пенсия алды яшендәге 5 мең 934 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 41,3%-ы эшкә урнаштырылды», - дип хәбәр итте спикер.
2016 елдан Татарстан Республикасында пенсия яшендәге кешеләрне һөнәри укыту эше оештырылды. 2018-2019 еллар дәвамында укырга 211 кеше җибәрелгән иде, укыту ЭВМ операторы, каравылчы, бухгалтер, флорист, пешекче, маникюр остасы, котельный операторы, трамвай йөртүче, сәүдә һәм суыткыч җиһазлары буенча электромеханик, компьютер дизайны, ландшафт дизайны, интерьер дизайны кебек һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча алып барылды.
«Өлкән буын» проекты кысаларында шулай ук пенсия алды яшендәгеләр һәм песионерлар белем ала ала. Сүз уңаеннан, быел милли проектта катнашучыларның категориясе киңәйтелгән - 50 яшькә җиткән барлык гражданнар да укый ала.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында укулар узган пенсия алды яшендәге гражданнар саны буенча беренче урынны алды. Пенсия алды яшендәгеләрне 344 позиция буенча 138 оешма укыткан, дип хәбәр итте министр.
Быелның сентябрендә 2 мең 833 кеше укуга кереште, 2 202 кеше укуны төгәлләде, алар барысы да мәшгульлекне саклап калдылар.