В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табиблар 75 тапкыр чыккан.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар, 5984, төрле авыруларга бәйле үтәлгән. Шуларның 139-ның чыгу сәбәбе баш миенең кан әйләнеше бозылуы булып торы, ә 45-нең – миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 75 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 530 тапкыр чакыртылганнар, шул исәптән юл-транспорт һәлакәте урыныннан 46 шалтырату кабул ителгән. Һәлакәтләрдә 41 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 20 зыян күрүчене китергәннәр, икесе һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 12 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.