В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» МУП белгечләре линияләрне көзге комиссия тикшерүен башлады
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Сентябрьдә «Метроэлектротранс» МУП җир өсте транспорты юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре 47 м рельсны алыштырганнар һәм линияләрдә 130 тоташкан урынны эретеп ябыштырганнар.
ПТ-7МК юл үлчәү арбасы узганнан соң юлларны төзәтү, төрле маршрутлар буендагы үләннәрне чабу дәвам итә.
Кышкы чорда эшләүгә әзерлек белән бәйле рәвештә трамвай юлларын көзге комиссия тикшерүе башланды. Бу барлыкка килгән кимчелекләрне вакытында ачыкларга һәм төзәтергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Белгечләр рельсларның, шпалларның, рельс беркетүләренең, температура компенсаторларының, уклы күчергечләрнең, кәкре участокларның һәм борылыш элмәкләренең техник торышын тикшерәләр. Критик төзексезлекләр ачыкланган очракта, авария бригадасы кичекмәстән чыга һәм аларны юкка чыгара.
Узган ел Казанда трамвай юлларында өч меңгә якын шпал һәм тугыз уклы күчергеч алыштырылган, 2,7 меңнән артык юл тягасы урнаштырылган. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә трамвай вагоннарының рельслардан чыгу саны 64% ка кимегән.