Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.
Фото: Денис Гордийко
Спортчыларны диагностикалау программасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетындагы укыту-диагностика үзәге базасында эшли башлады. «Әгәр беренчел диагностика нәтиҗәләре буенча организмның функциональ әзерлегенең түбән дәрәҗәсе 90% балада булса, кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә уңай динамика диагностикалана торган кешеләрнең яртысыннан артыгында билгеләнде», – дип сөйләде спорт комитеты рәисе. «Тулырак аналитика уңай нәтиҗәләргә китерәчәк һәм шәһәрнең һәр әйдәп баручы спортчысына индивидуаль якын килү белән эшләүне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез», – дип хәбәр итте А.Салихов.
5,5 яшьтән 12,5 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрне тестлаштыру «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе» мәктәп базасында түләүсез нигездә үткәрелә. Балаларга билгеле бер спорт төре туры килү-килмәвен диагностикалау өчен «Чемпион бул» программа-аппарат комплексы кулланыла.
Бүгенге көндә Казанда 20 муниципаль һәм 11 республика спорт мәктәбендә тренировкалар процессы оештырылган, анда спортның 63 төре буенча 23 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. «Безнең мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр илнең 16 олимпия һәм 6 олимпия булмаган спорт төрләре буенча җыелма командаларында тәкъдим ителгән», – дип хәбәр итте докладчы.
«Яшь спортчыларның потенциалын иртә этапта билгеләү мөһим, бүген медицина моны эшләргә мөмкинлек бирә, – дип ышана И.Метшин. – Ата-аналар үз балаларының потенциалын белә башлагач, баласы өчен юлны да дөрес сайлый алачаклар».
Казан Мэры шулай ук узган елда Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының Медик-диагностик үзәге ачылганын искә төшерде. Биредә мастерлар командаларындагы спортчыларның функциональ торышын тикшерәләр, шулай ук спорт секцияләренә һәм мәктәпләренә тирәнтен медицина тикшерүе һәм балаларны сайлап алу уздырыла. Алынган мәгълүматлар тренировкалар планын төзегәндә, шулай ук торгызу чараларын үткәргәндә исәпкә алына. Квалификацияле белгечләр функциональ әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә, спорт нәтиҗәлелеген лимитлаучы факторларны ачыкларга, тренировка процессына төзәтмәләр кертергә, шулай ук торгызу чаралары программасын төзергә ярдәм итә. Травмалар һәм авырулардан соң дәвалау-торгызу чараларын билгеләү һәм үткәрү эшнең мөһим бүлеге булып тора.