Рейд барышында күчмә составның 580 берәмлеге тикшерелгән.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Кичә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 387 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Барлыгы 15 контроль ноктада 580 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелгән. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырган.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең Транспорт сайтында.