В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар кичә автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казанның җәмәгать транспортында 400-гә якын битлексез пассажирны ачыклаганнар. 21-нче гыйнварда автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә – барлыгы 17 контроль ноктада профилактик рейдлар узды.
Шәхси саклану чараларыннан башка 380 пассажирның 377-се кисәтүдән соң битлек киде. 3 пассажир битлекләре булмау сәбәпле җәмәгать транспортын ташлап китте. Барлыгы 469 җәмәгать транспорты тикшерелде. Чагыштыру өчен – бер ай элек, 21-нче декабрьдә, җәмәгать транспортында 429 кагыйдә бозучы пассажир ачыкланган.
Тикшерүне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрде, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында. Профилактик рейдлар дәвам итә.