Проектта катнашучылар теоретик белемнәр алачак, агач, металл, пыяла һәм таш белән эшләргә өйрәнәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда «Том Сойер Фест» волонтерлар мәктәбендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Укулар 25-нче октябрьдән 30-нчы ноябрьгә кадәр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) лабораторияләрендә һәм аудиторияләрендә узачак. Белем бирү курсы теоретик һәм практик әзерлекне күз алдында тота. Бу чара турында бүген оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Волонтерлар мәктәбендә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше катнаша ала, укыту бушлай булачак. Иң мөһиме - теория, фәлсәфә һәм реставрация технологиясе, шулай ук аның закон чыгару базасы белән танышу теләге, дип ассызыклады Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республика бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова. «Уку өчен барлыгы 300 кешене туплау планлаштырыла. Бүгенге көндә 270-ләп катнашучы теркәлгән, шул исәптән Самара, Түбән Новгород, Польшадан килгән активистлар», - дип сөйләде ул һәм барлык битараф булмаган кешеләрне дәресләргә кушылырга чакырды, моның өчен проектның рәсми сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Туплау тәмамланганнан соң катнашучылар 60-ар кешелек 5 агымга бүленәчәк. Аннары агымны 20-шәр катнашучыдан торган төркемнәргә бүләчәкләр. Һәр төркемне укыту ике көн – җомга һәм шимбә көннәрен билиячәк. Алар 25-нче октябрьдән 30-нчы ноябрьгә кадәр шөгыльләнәчәк. Җомга көннәрендә 15.30 сәгатьтән ике сәгать дәвамында лекцияләр, ике сәгать – технология нигезләре, ә шимбә көннәрендә волонтерлар алган белемнәрен практикада кулланачаклар. Аерым алганда, алар агач, металл, пыяла һәм таш белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Волонтер мәктәбе кысаларында һәр катнашучыга ике белем бирү көнендә 4 сәгать теория һәм 7 сәгать практика биреләчәк.
«Нәтиҗәдә, безнең яхшы әзерлекле, һәр эшкә керешергә әзер егетләр отряды булачак. Әлеге курс белән без архитектура объектларын торгызуның волонтерлык хәрәкәтенә берникадәр тәртип һәм профессиональлек бирәчәкбез», - дип билгеләп үтте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов.
Әзерлек нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы сертификат алачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Волонтерлар мәктәбе – ул «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыруның бер өлеше. Быел ул Россиянең биш шәһәрендә уза: Мәскәү, Санкт-Петербург, Печора, Симферополь һәм Казан. Волонтерларны укытуны бушлай башкарырга РФ Мәдәният министрлыгы һәм Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте ярдәме дә булышты.
Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» – фестиваль, аның кысаларында активистлар һәм волонтерлар зур кыйммәткә ия шәһәр төзелеше объектларын ремонтлыйлар. Бу хәрәкәт тарихи мохитне саклауга Россиянең күп кенә шәһәрләрен җәлеп итте. Казанда фестиваль 2016 елда старт алды. Фестивальнең дүрт сезоны эчендә активистлар барлыгы 15 бинаны ремонтлады. Быел активистлар Калинин урамы буенча урнакшан 12-нче номерлы йортны, Фатыйх Кәрим урамы, 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортын һәм Волков урамы, 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортын торгыздылар.