В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада барлыгы 700 дән артык кеше катнашты
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
Казансу яр буендагы экологик акциягә 700 дән артык кеше кушылды. Гомумән алганда, шәһәр халкы 3 тоннага якын икенчел чимал җыйды.
Шул рәвешле, активистлар 774 кг йомшак һәм 542 кг каты пластик, 537 кг макулатура, 388 кг пыяла, 189 кг тетрапак, 138 кг металл, 98 кг техника, 33 кг вак фракцияләр, 24 кг дару блистерлары һәм 21 кг касса чеклары тапшырды.
Чара «Экологично» хәрәкәте белән берлектә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты кысаларында узды. Активистлар икенчел чималны апрель ахырында тапшыра алачак, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда «Экояз» республика конкурсы башланды. Быел катнашучыларны экологик квест көтә, ул сигез атна дәвам итәчәк.