9-нчы ноябрьдән 15-нче ноябрьгә кадәр табиблар 7,3 меңнән артык чакыру үтәде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Иң күп чакырулар, 3491, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 164 чыгуга баш миенең кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 41 чакыруга - кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 54 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләрен 523 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 40 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Һәлакәтләрдә 38 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 23 зыян күрүчене китергәннәр, ике кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 12 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.