Казанда 2698 кеше тулы медицина тикшеренү узган, ул шәһәрнең участок поликлиникаларында 4 гыйнвардан башланган.
Халык яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникаларда бушлай тикшерү уза ала. Моның өчен үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС (шәхси хисапның иминият номеры) алырга кирәк. Тикшеренүләр исемлеге җенес һәм яшьне исәпкә алып формалаша. Тулырак мәгълүматны медицина учреждениесе мәгълүмат үзәгеннән шалтыратып белергә була.
Шулай ук шәһәрдә 20 нче поликлиниканың, 7 нче һәм 11 нче шәһәр клиник хастаханәләренең мобиль пунктлары оештырылган, аларда да тулы медицина тикшеренү узарга мөмкин. Халык өч урында кабул ителә: 5 нче гимназиядә (Гудованцев ур., 26), 113 нче мәктәптә (Адоратский ур., 36а), Бокс үзәгендә (Җ.Фәйзи ур., 2а). Тикшерүләр 8 гыйнварга кадәр 9:00 дан 18:00 гә кадәр үткәрелә. Бүгенге көндә 374 кеше күчмә диспансеризация узган, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Яңа ел каникулларында тәүлек буе стационарлар, гинекология стационарлары һәм бала тудыру йортлары эшли. Пациентларны хастаханәгә салу яшәү урыны буенча башкарыла. Медицина учреждениеләре эше турында тулырак мәгълүматны
сылтама буенча белергә була.