Көндез юлларны чистартырга 393 юл эшчесе һәм 468 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 393 юл эшчесе һәм 468 берәмлек махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 211 үзбушаткыч, 76 фронталь төягеч, 35 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару 1 нче Владимир, Сигезенче Март, Авангард, Адоратский, Азино, Айтматов, Фатых Әмирхан, Батурин, Батыршин, Бауман, Беломорск, Бирюзовая, Вересаев, Вишневский, Восстание, Гәрәев, Гарифьянов, Гудованцев, Дружба, Николай Ершов, Заря, Рихард Зорге, Искра, Кирпичников, Коновалов, Короленко, Кошевой, Кремль, Кулагин, Латыйпов, Патрис Лумумба, Лядов, Каюм Насыйри, Париж Коммунасы, Парин, Попов, Ротор, Сәлимҗанов, Сеченов, Столяров, Сыртланов, Тулпар, Тула, Тэцевская, Федосеев, Сибгат Хәким, Халезов, Четаев, Чехов, Чистай, Чуйков, Шаляпин урамнарыннан, Ямашев проспектыннан, шулай ук Зур Казан боҗрасы, Болак күпере, ирек мәйданы, Себер тракты участокларыннан да башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 26,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 944 махсус техника һәм 457 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 315 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 321 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 37,3 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.