В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар кичә автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Алдагы көндә Казанның җәмәгать транспортында профилактик рейдлар нәтиҗәләре буенча битлек режимын бозуның 246 очрагы ачыкланган. Тикшерүләр 19 контроль ноктада 508 җәмәгать транспорты берәмлегендә узды.
Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре мондый рейдларны даими рәвештә оештыралар. Ясалган кисәтүләрдән соң, тәртип бозучылар битлек киделәр, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.