Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2024, 11:20

Казанның тимер юл вокзалларында сигез ай эчендә 2100 аз мобильле пассажир ярдәм алды

Озату өчен алдан ук гариза калдырырга кирәк

Казанның тимер юл вокзалларында сигез ай эчендә 2074 аз хәрәкәтле пассажирга ярдәм иттеләр. Белгечләр тәүлек буе сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне каршы ала, аларга юл документларын рәсмиләштерергә булыша, хәрәкәт иткәндә озатып йөри һәм поездга утырта.

Моннан тыш, «Россия тимер юллары» ААҖнең Мобильлеккә ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре кирәк булганда, кресло-коляска яки ятып авыручылар өчен каталка бирәләр, шулай ук багажны транспортлауда ярдәм итәләр. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

Озату өчен гаризаны калдырырга, шулай ук өстәмә мәгълүматны сайтта яисә телефон аша белергә мөмкин: +7(800)775-00-00. Хезмәт күрсәтүләр алу өчен сәфәргә кадәр өч тәүлек алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк, әмма ярдәм күрсәтү вакытына кадәр 24 сәгать кала.

Барлыгы гыйнвар-августта Горький магистрале вокзалларында 18 мең аз мобильле пассажирга хезмәт күрсәтелде. Бу узган елның шул ук чорына караганда 7 процентка күбрәк, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юлының Казан төбәге «РТЮ» ААҖ филиалы матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар